Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

2021 елның 29 июнендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 30 декабрендәге 518-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели.

Элек исәпкә алынган объектларның хокук ияләренә шуны аңларга кирәк: законны тормышка ашыру аларга карата бернинди санкцияләр (штрафлар) куллануга китермәячәк, чөнки элек барлыкка килгән хокукларны дәүләт теркәве мәҗбүри саналмый һәм ул аларның ияләре теләге буенча гамәлгә ашырыла.

Киресенчә, ЕГРНда мондый мәгълүматлар булу гражданнарга аларның хокукларын һәм милек мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәчәк, аларның милкен мошенниклык гамәлләреннән саклаячак, хокук ияләренең элемтә мәгълүматларын (электрон почта адреслары, почта адресы) ЕГРНга кертергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хокукларны теркәү органына милекче адресына төрле белдерү кәгазьләрен оператив рәвештә җибәрергә, шулай ук чиктәш җир участоклары чикләре урнашкан җир участокларының хокук ияләре белән килештерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу җир буенча бәхәсләр килеп чыкмауга ярдәм итәчәк.

Шул ук вакытта, элегрәк исәпкә алынган объектның хокук иясе теләге буенчаэлек барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәвенә алу турында ул үзе гариза белән Росреестрга мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта, аңа КФҮгә паспорт һәм хокук билгеләүче документ белән килергә, шулай ук тиешле гариза язарга кирәк. Гражданның күчемсез милек объектына хокукы1998 елның 31 гыйнварына кадәр барлыкка килгәндә, хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен дәүләт пошлинасы түләнми.

Элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектлары булып, шул исәптән «Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән сату-алу килешүләре төзүне дәүләт теркәвенә алу турында» 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар да санала һәм алар, дәүләт теркәве узмаган очракта, юридик гамәлдә дип таныла. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) күчемсез милек объектларының хокук ияләре турында актуаль белешмәләрнең булмавының сәбәбе булып хокук ияләре турындагы документларда (мәсәлән, шәхесне раслаучы документның реквизитлары) объект хуҗасының, шулай ук хокук иясенең теләк белдермәве тора.

Хәбәр итәбез: күчемсез милекнең хокук ияләре яки теләсә кайсы кызыксынган затлар Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына (җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсенә) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: 423803, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 101 кабинет (тел.:8 (8552) 30-55-54, кабул итү вакыты – җомга 8:00 дән 10:00 сәгатькә кадәр). Мөрәҗәгатьләр язмача рәвештә рәсмиләштерелә һәм Башкарма комитет адресына шәхсән, почта яки электрон почта аша җибәрелә.Кызыксынган затлар почта адресы һәм (яки) электрон почта адресы турында белешмәләр биргәндә, алар белән элемтәгә керү өчен Башкарма комитетка бер үк вакытта шәхесне раслаучы документның реквизитлары, шулай ук мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси лицевой счетының иминият номеры турында белешмәләр тапшырылырга тиеш, әгәр андый номер билгеләнгән тәртиптә бирелгән булса.

Хокуклар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлмәгән, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары исемлеге:

Җир.xlsx 

ОКС.xlsx 

Биналар. Сайтка.xlsx 



Пятница, 13 января 2023, 14:32