Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Бүлекнең төп бурычлары булып муниципаль берәмлектә социаль процессларның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру һәм үткәрү, Яр Чаллы шәһәре (алга таба – шәһәр) муниципаль берәмлеген социаль-икътисадый үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен индикатив планлаштыру нигезендә икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру тора.

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлекнең төп функцияләре:

1) шәһәр социаль-икътисадый үсешенең перспектив һәм еллык планнарын эшләү: социаль-икътисадый үсеш динамикасын прогнозлау, прогноз эшләү, «Демография», «Хезмәт», «Халыкның акчалата керемнәре һәм чыгымнары», «Ваклап сату һәм түләүле хезмәтләрнең товар әйләнеше» бүлекләре буенча шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен әзерләү;

2) халык яшәеше, шәһәр тормышының икътисадый һәм социаль тармаклары дәрәҗәсен бәяләү индикаторларының чик күрсәткечләрен билгеләү, үз компетенциясе кысаларында, планлаштырган нәтиҗәләргә ирешүне контрольдә тоту;

3) социаль-икътисадый үсешне комплекслы прогнозлауны гамәлгә ашыру һәм шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен индикатив бәяләү системасы мониторингын үткәрү;

4) үз компетенциясе кысаларында, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, халык керемнәрен легальләштерү буенча эшне оештыру һәм координацияләү, шул исәптән:

- икътисад һәм хезмәт базары өлкәсендәге тенденцияләрне мониторинглау үткәрү;

- хезмәт хакы буенча бурычларны анализлау;

- хезмәт хакын «конвертта» түләүләр һәм минималь куллану бюджетыннан түбәнрәк түләү буенча «кайнар» линиягә кергән мәгълүматларны анализлау;

5) шәһәрдә бара торган социаль процессларның мониторингын үткәрү;

6) шәһәрдә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы территориаль комиссиянең эшен координацияләү;

7) муниципаль учреждение хезмәтләренә тиешле тарифларны билгеләү өчен чыгымнар составының нигезлелеген анализлау;

8) муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм гамәлгә кертүне координацияләү;

9) бүлек компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча эш документларына, гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү.

Бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.


Хезмәткәрләр:


Пятница, 22 марта 2024, 12:04