Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге шәһәрдә түбәндәге тармакларны үстерү юнәлешендә эш алып бара:

- азык-төлек һәм эшкәртү, җиңел сәнәгать;

- сәүдә һәм җәмәгать туклануы;

- халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү.

Бүлекнең төп бурычы булып кулланучылар базарының нәтиҗәле эшләвенә ярдәм күрсәтү тора.

Бүлекнең төп функцияләре:

азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, җиңел сәнәгать, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне (алга таба – кураторлык иткән тармаклар) үстерү буенча максатчан программалар эшләү һәм аларны тормышка ашыру, үз компетенциясе чикләрендә, кураторлык иткән тармакларны үстерү буенча республика программаларын эшләүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашу;

товар җитештерүче предприятиеләр һәм күпләп сату оешмалары белән хуҗалык итү мөнәсәбәтләрен камилләштерү;

шәһәргә сәүдә операторларын һәм тармак компанияләрен җәлеп итү;

кураторлык иткән тармакларда эшмәкәрлек субъектлары һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен персонал укыту, әзерләү, кабаттан әзерләү, квалификацияләрен күтәрүне оештыруга булышлык күрсәтү;

кураторлык иткән тармакларда эшмәкәрлек субъектларына һәм хуҗалык итүче субъектларга конкурслар, форумнар, конференцияләр, семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрүгә, аларның казанышларын республика, регион, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә күрсәтүгә ярдәм итү, аларны оештыру һәм үткәрү;

шәһәр территориясендә кураторлык иткән тармакларда предприятиеләрне урнаштыру, аерым төрдәге товарларны ваклап сату рөхсәт ителгән урыннар билгеләү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләү;

ваклап сату базарын оештыруга, муниципаль лотереялар үткәрүгә, кечкенә ваклап сату (сәүдә) челтәре өчен урыннар бирүгә документлар рәсмиләштерү һәм аларны тапшыру;

шәһәр территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын, чираттагы календарь елына ярминкәләр оештыру планын эшләү;

кураторлык иткән тармакларда сәүдә эшчәнлеген, җәмәгать туклануы хезмәтләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тәртибен һәм шартларын, муниципаль оешмаларга, шулай ук кечкенә ваклап сату челтәре һәм торак заналарында урнашкан, тиз хезмәт күрсәтелә торган җәмәгать туклануы предприятиеләренә (җәйге кафелар), Башкарма комитет оештырган ярминкәләргә карата кулланыла торган эш режимын билгеләүне гамәлгә ашыру;

кураторлык иткән тармакларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм хуҗалык итүче субъектлар, уен биналарының мәгълүмат базасын (реестрын) алып бару, муниципаль лотереяларны теркәү, муниципаль лотереялар үткәрүгә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;

көндәлек кирәкле азык-төлек товарларының социаль әһәмияткә ия аерым төрләренә бәяләр дәрәҗәсе турында мәгълүмат җыю һәм әзерләү;

Башкарма комитетның район хакимиятләре белән берлектә халыкның күмәк ял итү урыннарында үткән шәһәр чараларында, ярминкәләрдә сәүдә хезмәте күрсәтүне оештыру;

агросәнәгать комплексын үстерү буенча дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашу, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыру, бакчачыларга алар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга булышу, җирле җитештерүчеләрнең товарларын һәм хезмәтләрен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга ярдәм күрсәтү;

шәһәр территориясендә эшмәкәрлекне үстерүнең торышын, аның үсеш тенденциясен, товарлар базарының һәм куллану хезмәтләренең торышын мәгълүмати-аналитик күзәтеп тору;

кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмалар – Татарстан Республикасының Базарлар берлеге, Татарстан Республикасының Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм һөнәрчелек предприятиеләре ассоциациясе – Татарстан Республикасының Һөнәрчелек палатасы һәм башкалар белән үзара эшчәнлек алып бару;

кураторлык иткән тармакларда эшмәкәрлек субъектларының эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча республика һәм федераль программаларында катнашуына булышлык итү, методик һәм консультация ярдәме күрсәтү;

Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән чараларда катнашу, аларга кураторлык иткән тармак оешмаларын җәлеп итү.


Җитәкче:

Солтанова Рәисә Кәүсәр кызы

Кулланучылар базары бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Кулланучылар базары объектларының куркынычсызлыгы

Стационар булмаган сәүдә объектлары

Ярминкәләр

Башкарма комитетның «Ваклап сату базарын оештыру хокукына рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» карары

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы

Сөт сату урыннарының исемлеге

Күчмә сәүдә

Бакчачылык-яшелчәчелек участокларында һәм йорт яны хуҗалыкларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сезонлы киңәйтелгән сату урыннары исемлеге

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен исәпкә алу мәгълүматын Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) кертү

Башкарма комитетның «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми торган янәшәдәге территорияләрнең чикләрен билгеләү турында» 2024 елның 1 апрелендәге 2074 номерлы карары


Пятница, 22 марта 2024, 11:38