Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның  28 статьясы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 19 статьясы, Шәһәр Советының 2008 елның 25 сентябрендәге 34/8 номерлы Карары белән расланган Җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмә, Шәһәр Советының «Шәһәр Советының 2017 елның 24 октябрендәге 20/8 номерлы Карары белән расланган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Карар проекты буенча җәмәгать тыңлаулары турында Шәһәр Советының 2019 елның 6 декабрендәге  34/9 номерлы Карары нигезендә Шәһәр Советының «Шәһәр Советының 2017 елның 24 октябрендәге 20/8 номерлы Карары белән расланган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» җәмәгать тыңлаулары үткәрү турында белдерә.

Җәмәгать тыңлауларын үткәрү датасы – 03.09.2021 ел, үткәрү вакыты – 14.00 сәгать, үткәрү урыны – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты бинасы (Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт), 400 нче зал.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты «Челнинские известия» газетасында басылып чыкты һәм шәһәрнең рәсми сайтында www.nabchelny.ru урнаштырылды. Карар проекты буенча тәкъдимнәрне 2021 елның 30 августына кадәр Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 234 кабинет адресы буенча яки  mky_ati@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Төзекләндерү кагыйдәләре буенча җәмәгать тыңлаулары турында 8-8 номерлы Карар.pdf 

Пятница, 19 января 2024, 11:14