Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Мастер» Кама индустриаль паркы»

«Мастер» Кама индустриаль паркы производство һәм офислар өчен арендага биналар тәкъдим итә. Мәйданчык иң беренче чиратта, үз эшчәнлеген реаль икътисадый секторда гамәлгә ашыра торган предприятиеләрне урнаштыру өчен билгеләнгән. Мәйданчыклар югары сыйфатлы әзерлектә, инфраструктурасы яхшы, аренда бәясе түбән.

Производство һәм склад биналарының гомуми мәйданы 1,5 млн. кв.м, буш мәйданчыклар да бар. 

Рәсми бит сылтамасы: http://www.kipmaster.ru/

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Сәнәгать-коммуналь зонасы, Производственный тыкрыгы, 45 йорт, тел.: 8 (8552) 53-45-20, e-mail: kip-master@kamaz.org

«Үсеш» сәнәгать паркы 

2012 елда Яр Чаллы шәһәре Хакимияте тарафыннан «Үсеш» сәнәгать паркы булдыру максатында, сәнәгать-коммуналь зонасында җир участогы бүлеп бирелде. Мәйданчык яңа эш урыннары булдыру, производствога яңадан-яңа прогрессив технологияләр кертү мөмкинлеге бирә. Проектны тормышка ашыру резидентларның сәнәгать предприятиеләрен ике янәшә урнашкан территориядә урнаштыру һәм төзүне ике чиратта алып баруны күздә тота: «Үсеш» сәнәгать паркының беренче чираты – 12,57 гектар, икенче чираты 11,6 гектар җир участогын алып тора. Проект Яр Чаллы шәһәре территориясендә икътисадның эшкәртү һәм яңа төр продукция җитештерү тармакларын үстерүгә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. 

Рәсми бит сылтамасы: http://prompark16.ru/

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 129/5 йорты, тел.: 8(8552) 57-38-12, 8 (960) 066-89-50, е-mail: prompark@yandex.ru

                                                                      «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы

Парк территориясе 40 гектарны били һәм ул М7 федераль трассасы янәшәсендә Яр Чаллы шәһәренең «Төзелеш базасы» сәнәгать зонасында урнашкан. Гомуми производство мәйданнары – 55600 кв м. Бетонланган мәйданчыклар – 20 гектардан артык, офис биналары – 1400 кв м. Идарәче компания бизнеска ярдәм итү һәм милекне карап тоту буенча киң спектрдагы хезмәтләр күрсәтә. 

Рәсми бит сылтамасы: http://promparknch.ru/

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Производство-логистика үзәге: Линейный тыкрыгы, 8/7 йорты, тел.: 8(8552) 20-43-03, e-mail: http://prompark-nch.ru/

                                                                          «Чаллы» индустриаль паркы

«Чаллы» индустриаль паркы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, М7 федераль трассасы янәшәсендә Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать зонасы территориясендә, Минзәлә тракты, 96 адресы буенча урнашкан. Паркның миссиясе: реаль икътисадый сектордагы предприятиеләр эшчәнлеге өчен комфортлы мохит тудыру. Офис мәйданнары – 2996,9 кв.м. Производство-склад мәйданнары – 5800,1 кв.м. Паркның категориясе – green-field. Парк территориясенең мәйданы – 367220 кв.м. 

Рәсми бит сылтамасы: https://ipchelny.ru/about/.

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Минзәлә тракты, 96 йорт, тел.: 8 (8552) 92-80-08, 92-62-88, 34-99-19, ipchelny888 @gmail.comhttp://ipchelny.ru

                                                                  «ЭкоТехноПарк» сәнәгать мәйданчыгы

«ЭкоТехноПарк» сәнәгать мәйданчыгы эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләр өчен перспективалы һәм нәтиҗәле мәйданчык буларак презентацияләнде. Билгеләнеше: калдыклар эшкәртү предприятиеләрен урнаштыру. Җир участогының гомуми мәйданы: 40 гектар. 

Рәсми бит сылтамасы: https://ecotechpark.ru/

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Автосборочный тыкрыгы, 29/63 йорты,тел.: 8 (987) 291-68-47,8 (8552) 47-51-01,е-mail:info@ecotechpark.ru

                                                                «ГринПро» сәнәгать мәйданчыгы

«ГринПро» сәнәгать мәйданчыгы логистика һәм азык-төлек продуктларын саклау белән бәйле тулы комплекcлы хезмәтләр күрсәтә. Идарәче компания: «ГринПро» ҖЧҖ, җир участоклары мәйданы – 3,9 гектар.

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Трубный тыкрыгы, 38/17 йорты, тел.: 8 (8552)91-98-78, e-mail: mail@green-pro.net

                                                      «Уналтынчы регион» сәнәгать мәйданчыгы

«Уналтынчы регион» сәнәгать мәйданчыгы кара металл ватыкларын эшкәртү, сату һәм төрле металл конструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Идарәче компания: «Кама-Трейд Татарстан» ҖЧҖ. Территориянең гомуми мәйданы – 2,5 гектар.

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Промышленная урамы, 49 йорт, 2 офис, тел.: 8(8552)20-30-40,  e-mail: info@pp16region.ru

                                                        «Профтермо заводы» сәнәгать мәйданчыгы

Идарәче компания: «Профтермо заводы» ҖЧҖ. Производство биналарының мәйданы – 3,1 гектар. Хәзерге вакытта «ПРОФТЕРМО ЗАВОДЫ» ҖЧҖ күләмле һәм химик-термик эшкәртү өчен җитештерү базаларына ия. 

Рәсми бит сылтамасы: https://proftermo.ru/

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Профильная урамы, 106 йорт, тел.: 8 (8552)77-83-68, 77-80-72, e-mail: mail@proftermo.ru

                                                           «Хайер РУС» индустриаль паркы

Haier индустриаль паркы – Haier көнкүреш техникасы җитештерү буенча югары технологияле предприятиеләр, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге, шулай ук әзер продукцияне экспортка чыгару өчен логистик терминал урнаштыру мәйданы. Идарәче компания: «Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус» ҖЧҖ. Территориянең гомуми мәйданы: 137,4 гектар.

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Хайер Корпорациясе урамы, 130 нчы бина, тел.: 8(8552) 20-26-32.

                                                            «Татэлектромаш» индустриаль паркы

2018 елда сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары исемлеген яңа төзелгән «Татэлектромаш» индустриаль паркы тулыландырды. Парк территориясендә 6 производство компаниясе урнашкан. Компанияләрнең продукциясе нефть һәм газ, сәнәгать тармакларында файдаланыла.

Элемтәләр: тел.:8(8552) 20-20-05.

                                                             «Промвест» сәнәгать мәйданчыгы

«Промвест» сәнәгать мәйданчыгының эшчәнлеге кара металл калдыкларын эшкәртүгә һәм төзелеш өчен металл конструкцияләре җитештерүгә юнәлдерелгән. Идарәче компания: шәхси эшмәкәр Балта Андрей Васильевич. Территориянең гомуми мәйданы – 4,3 гектар.

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Төзелеш индустриясе базасы (БСИ), Профильная урамы һәм Фабричный проспекты чаты, тел.: 8 (8552) 77-81-30, 77-80-11, e-mail: info@promwest.ru

                                                                     «АТХ-4» сәнәгать мәйданчыгы

«АТХ-4» сәнәгать паркының төп эшчәнлеге автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлауга юнәлдерелгән. Территориянең гомуми мәйданы – 2,7 гектар. Җирнең милек формасы – шәхси. 2021 елның 7 декабрендә аккредитацияләнгән. Идарәче компания: «СельМашЗапчасть» ҖЧҖ.

Элемтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Промышленная урамы, 15 йорт, 2 этаж, 208 нче офис, тел.: +7-960-070-17-00.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге өчен кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм күрсәтү инфраструктурасы булдыру мәсьәләсе Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Шәһәрнең сәнәгать потенциалын алга таба да үстерү өчен мөмкин булган барлык ресурслар да файдаланыла: мәгълүмат-белем бирү, финанс, интеллектуаль, фәнни һәм башка ресурслар.

Четверг, 4 апреля 2024, 11:25